Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 21.11.2017, 07:22

Сайт учителя математикиМБОУ "Вечерняя (сменная) обще...

Меню сайта
Категории раздела
Мои файлы [15]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Месячник библиотекарей
[ Скачать с сервера (39.5Kb) ] 07.02.2012, 08:58

Тукай – шигъри чишмәбез. ( Әдәби-музыкаль кичә). Максат: 1. шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү; 2. укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен һәм иҗади сәләтен үстерү; 3. шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну һәм горурлык хисе тәрбияләү. Җиһазлау: Габдулла Тукай потреты, Тукай әсәрләренә укучылар ясаган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, плакатлар, "Бала белән Күбәләк”, "Туган тел” җырлары, урман, чишмә һәм кошлар тавышы язылган кассета, компьютер, слайдлар, флейта, урман күренеше декорациясе. Һәр елны апрель аенда, Г.Тукайның туган көненә туры китереп, Шигырь бәйрәме үткәрү матур бер традициягә әйләнде. Шигырь бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана: Тукай шигырьләре ятлана, җырлары өйрәнелә, стена газетасының махсус саны чыгарыла, әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә конкурс үткәрелә. Кичә үтәчәк зал матур итеп бизәлә. Түрдә - Тукай портреты. Аның янына түбәндәге сүзләр язылган плакатлар эленә: "Безне шулай бергә җыя күрсен, Җыйсын Тукай, Шигырь, Туган тел”. "Ишәйгәндә Тукай варислары Яшәячәк ана теле дә”. Кичә барышы: "Туган тел” көен бер укучы флейтада уйный. 1 нче алып баручы сөйли: - Исәнмесез! 2 нче алып баручы: -Хәерле көн. 1 нче алып баручы сөйли: Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек исемнәргә дөнья бик бай; Сәнгать дөньясында маяк булып, Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай. Шаулы яның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай! 2 нче алып баручы: Шатлыгыннан бүген апрель көлә, Көлү тавышы – һәрбер инештә. Карлар түгел, җирнең җаны эри, Апрель аңа шундый килешкән! Апрель булып илгә Тукай килә, - Үлгән җаннар, каннар яңара. Яз аенда кем соң хыялланмый Тукай кебек яшәп янарга! 1 нче алып баручы: Сегодня во всех уголках нашей Республики проходят торжественные вечера, посвященные дню рождения великого поэта Габдуллы Тукая. "Мин кечкенәдән үк җырчы идем – ди Тукай – кайда гына ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем...” ( "Бала белән Күбәләк” җырын сәхнәләштерү). (Сәхнәгә Шүрәле йөгереп чыга, аның артыннан биленә балта кыстырган Былтыр керә). 2 нче алып баручы сөйли: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп. Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук, Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук! (Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.) Былтыр: Сиңа миннән ни кирәк? Шүрәле: Әйдәле, бераз кети-кети уйнап алыйк әле. Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын. (Аннары икесе дә чыгып китәләр. Сәхнәнең икенче ягыннан сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә. Аның кулында "алтын” тарак. Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра: Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак! 1 нче алып баручы: Болар барысы да балалар яратып укый торган әкият геройлары. 2 нче алып баручы: Г.Тукай – милли шагыйрь. Ул халкыбызның хезмәтен, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан, аны өйрәнгән. Аның балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын уйнаган, татар халык биюләрен биегән. Кызлар башкаруында татар халык биюе. 1 нче алып баручы: Тукай – шигъри чишмәбез Еллар аша юл яра. Тирән моңы, дәртле җыры Ил күңелендә нурлана. "Туган авыл” шигыре укыла. ( Бу вакытта флейтада җырның көе уйнала). "Забавный ученик”- шигырен сәхнәләштерү. 2 нче алып баручы: Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел” җырын башкарыйк. 1 нче алып баручы:Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәмебез тәмам.Барыгызга да исәнлек, саулык, зур уңышлар телибез.

Категория: Мои файлы | Добавил: GAFIYATOVICH1971
Просмотров: 269 | Загрузок: 43 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2017
    Бесплатный конструктор сайтов - uCoz